Төзекләндерү буенча иң яхшы тәҗрибәләр реестры РФ 112 шәһәреннән 165 проектын үз эченә ала

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» проектын гамәлгә ашыру йомгаклары буенча иң яхшы тәҗрибәләрнең федераль реестры беренче тапкыр төзекләндерү өлкәсендә тәҗрибә һәм иң яхшы карарлар белән алмашу максатыннан 2017 елда Россия төзелеш министрлыгы тарафыннан төзелде. 2018 ел нәтиҗәләре буенча 84 төбәктән 450 дән артык бирелгән гариза арасыннан 165 иң яхшы проект сайлап алынды, алар төзекләндерү буенча Иң яхшы тәҗрибәләр (проектлар) федераль реестрына кертелгән. Иң популяр өч номинация ачыкланды:

  • «Парк, ял һәм спорт белән шөгыльләнү урыны буларак»;
  • «Шәһәр бакчасы һәм скверы, ял һәм аралашу урыны буларак»;
  • «Уен, спорт һәм башка тематик мәйданчыклар».

Татарстан Республикасы буенча иң яхшы проектлар арасында түбәндәге проектлар бар:

Казан шәһ.

  • «Ак чәчәкләр» бульвары, «Ял итү һәм аралашу урыны буларак шәһәр бакчасы һәм скверы» номинациясе;
  • Декабристлар урамы буенча җәяүлеләр зонасы, «Фестиваль» бульвары, «Җәмәгать пространствосы буларак урам» номинациясе;
  • Кабан күлләре системасының яр буе, «Җәмәгать пространствосы буларак яр буе» номинациясе;
  • «Комсомолец» паркы, «Уен, спорт һәм башка тематик мәйданчыклар» номинациясе;
  • Ю. Фучик урамы буенча бульвар, «Торак пункт кварталын (кварталларын) комплекслы реконструкцияләү» номинациясе;

Әлмәт шәһ.

  • «Сәламәтлек» паркы, «Ял һәм спорт белән шөгыльләнү урыны буларак парк» номинациясе;

Түбән Кама шәһ.

  • «Veliki» автошәһәрчеге, «Уен, спорт һәм башка тематик мәйданчыклар» номинациясе;

Кукмара шәһ.

  • үзәк паркы, «Ял һәм спорт белән шөгыльләнү урыны буларак парк» номинациясе;

Аксубай штб

  • А.А. Гуляев исемендәге сквер, «Ял һәм аралашу урыны буларак шәһәр бакчасы һәм скверы» номинациясе.

«2018 елда Россия Федерациясе субъектларында гамәлгә ашырылган һәм конкурс сайлап алуын узган төзекләндерү буенча Иң яхшы тәҗрибәләрне (проектларны) федераль реестрга кертү турында» 2019 елның 1 июлендә чыккан 379/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International