Мәҗит Хаҗип улы Салихов «Россиянең Баш дәүләт экспертизасы» ФАУ Казан филиалында киңәшмәдә катнашты

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

Бүген «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов «Россиянең Баш дәүләт экспертизасы» ФАУ Казан филиалында булды, анда «Россиянең Баш дәүләт экспертизасы төзелештәге экспертиза системасында» темасы буенча киңәшмә үтте. «Россиянең Баш дәүләт экспертизасы» ФАУ Казан филиалының җаваплылык зонасында Киров һәм Түбән Новгород өлкәләре, Башкортостан Республикасы, Марий Эл Республикасы, Мордовия, Удмуртия, Чувашия, Татарстан кебек төбәкләр бар.

Очрашуда төрле өлкәләрдә күп санлы объектларны төзү, төзелеш процессы белән идарә итү сыйфаты, төзелеш базарында катнашучыларны һөнәри яктан яңадан әзерләү һәм квалификациясен күтәрү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International