«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Валентина Матвей кызы Абрамованы юбилее белән котлый!

2019 елның 25 октябре, җомга

Хөрмәтле Валентина Матвей кызы!

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе җитәкчелеге һәм коллективы исеменнән Сезне чын күңелдән Юбилеегыз белән тәбрик итәбез!

Бу матур көндә Сезгә күпьеллык мактауга лаеклы хезмәт эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез! Максатчанлык, үҗәтлек, җаваплылык, хезмәт сөючәнлек, югары фидакарьлек кебек һөнәри сыйфатлар нәтиҗәсендә бүген Сез безнең Учреждениенең баш эксперт вазыйфасын башкарасыз һәм иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итәсез.

Без Сезнең эшкә карата игътибарлы һәм намуслы мөнәсәбәтегезне югары бәялибез! Сезнең һөнәри осталыгыгыз, зур эш тәҗрибәгез, үз эшегезне яхшы белүегез «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең, «ТатНИПИнефть» институтының Мактау грамоталары белән билгеләп үтелде.

Тупланган һөнәри тәҗрибә яңа проектларны һәм билгеләнгән планнарны тормышка ашырырга ярдәм итсен. Барлык башлангычларыгызда да Уңыш һәм Илһам тугъры юлдаш булсыннар, ә сәламәтлек һәм иминлек – көндәлек тормышыгызда. Иң изге теләкләр Сезгә һәм якыннарыгызга!

Ихтирам белән, «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәкчелеге һәм коллективы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International