РФ Хөкүмәте тарафыннан документларны электрон формада төзелешкә һәм объектны файдалануга тапшыруга рөхсәтләр бирүгә кагылышлы вәкаләтле органнарга җибәрү кагыйдәләре расланды.
Карар гамәлгә 2020 елның 1 июленнән керә.
«Төзелешкә рөхсәтләр һәм (яки) объектны файдалануга тапшыруга рөхсәтләр бирү өчен вәкаләтле башкарма хакимиятнең федераль органнарына, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнарына, җирле үзидарә органнарына, «Росатом» атом энергиясе буенча Дәүләт корпорациясенә, «Роскосмос» космик эшчәнлек буенча Дәүләт корпорациясенә электрон формада документлар җибәрү Кагыйдәләрен раслау турында» 2019 елның 7 октябрендә чыккан 1294 номерлы РФ Хөкүмәте карары