Мәдәният өлкәсендә дәүләт сатып алуларына карата типлаштырылган контрактлар расланды

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

2019 елның 26 октябреннән «Мәдәният өлкәсендә типлаштырылган контрактларны раслау турында» 2019 елның 10 июнендә чыккан 745 номерлы РФ Мәдәният министрлыгының боерыгы гамәлгә керде, анда форумнарны, семинарларны оештыру һәм үткәрү буенча хезмәтләр күрсәтелүгә, фәнни/аналитик тикшеренүләр үткәрү буенча хезмәтләр күрсәтелүгә, музей предметларын реставрацияләү буенча эшләрне башкаруга, милли фильмның кинотеатраль прокаты буенча хезмәтләрләр күрсәтелүгә, башкарма хезмәтләр күрсәтелүләргә ярдәм итү буенча хезмәтләр күрсәтелүгә типлаштырылган контрактлар китерелгән.

Типлаштырылган контрактларда түбәндәге әйберләр билгеләнә:

  • контрактның предметы, бәясе һәм исәпләүләр тәртибе;
  • заказ бирүче һәм башкаручының хокуклары, бурычлары һәм җаваплылыгы;
  • хезмәтләр/эшләр тапшыру һәм кабул итү тәртибе;
  • йөкләмәләр үтәлешен тәэмин итү шартлары.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International