Россиянең төзелеш министрлыгы тарафыннан тузу дәрәҗәсе 60% тан артык булган коммуналь инфраструктура объектларын модернизацияләү буенча программа проекты эшләнелә, анда зур игътибар техник карарларга биреләчәк. Хәзерге вакытта регионнардан программаны формалаштыру өчен кирәкле мәгълүмат бирүне көтәләр, ул киләчәктә торак-коммуналь хуҗалык объектларын норматив хәлгә китерү буенча кайбер чараларны билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.
Бүгенге көндә коммуналь комплекс оешмаларының ягулык-энергетика ресурслары өчен бурычлары төп проблема булып тора. Бу тармакка тиешенчә эшләргә һәм үсәргә мөмкинлек бирми. Шуңа күрә Россия Федерациясенең Хөкүмәте тарафыннан кулланылган ресурслар өчен түләү дисциплинасын яхшыртуга юнәлдерелгән чаралар эшкәртелә. Россиянең төзелеш министрлыгы тарафыннан шулай ук җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә бәя чишелешләренең баланслылыгы буенча кайбер тәкъдимнәр кертелде.
Моннан тыш, Россиянең төзелеш министрлыгы Энергетика министрлыгы, «Россети» ГАҖ һәм эре ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар белән берлектә энергетика ресурслары өчен бурычлары югары дәрәҗәдә һәм канәгатьләнмәслек финанс хәлдә булган ТКХ объектлары белән оператив рәвештә идарә итү буенча пилот проектларын гамәлгә ашыруга керешә. Финанс яктан савыктыру буенча тиешле программаларны формалаштыру белән технологик, икътисадый аудит үткәрү планлаштырыла.