ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Казан шәһ., Х.Мәүлетов ур., 34 адресы буенча урнашкан «Казан медицина көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе бинасын реконструкцияләү проекты буенча уңай бәяләмә бирде.

РФ Хөкүмәте тарафыннан магистраль инфраструктураны модернизацияләү һәм киңәйтү өчен шәһәр төзелеше һәм җир мөнәсәбәтләрен җайга салуның аерым тәртибе карала. Яңа тәртип РФ территориясендә 2024 ел ахырына кадәр гамәлдә булачак.


22
июль, 2020 ел
чәршәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУдә дәүләти булмаган экспертиза - теләсә нинди катлаулы бурычларны хәл итү.


21
июль, 2020 ел
сишәмбе

Россиянең төзелеш министрлыгы техник заказ бирүче функцияләрен гамәлгә ашыру чыгымнарын билгеләү Методикасын раслады. Методика Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 8.3 маддәсендәге 1 өлеше нигезендә капиталь төзелеш объектларын төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау, сүтү буенча смета бәясен билгеләү өчен билгеләнгән.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Сарман авылының Р.Камалетдинов урамы буенча төзеләчәк яңа ике катлы универсаль спорт залы буенча уңай бәяләмә бирде. Бинаның гомуми мәйданы 1,5 мең кв.м. тирәсе санны тәшкил итә. Укыту-тренировка, физкультура-сәламәтләндерү дәресләре һәм мини-футбол, волейбол һәм баскетбол буенча ярышлар үткәрү өчен билгеләнгән.


20
июль, 2020 ел
дүшәмбе

«Төзелеш бәясенең эреләндерелгән нормативы» төшенчәсе РФ Шәһәр төзелеше кодексына 2017 елның 26 июлендә чыккан 191-ФЗ номерлы Федераль закон белән кертелгән: РФ ШрК 33.1 п. нигезендә төзелеш бәясенең эреләндерелгән нормативы – капиталь төзелеш объектларына инвестицияләрне (капитал салуларны) планлаштыру (нигезләү) өчен билгеләнгән төзелеш продукциясенең егәрлек берәмлеген булдыру өчен кирәкле финанс ресурсларына карата ихтыяҗ күрсәткече».

2020 елның 4 июлендә чыккан 985 номерлы федераль хөкүмәт карары белән милли стандартларның һәм кагыйдәләр җыелмаларының яңартылган исемлеге расланды, аларны куллану нәтиҗәсендә 2020 елның 1 августында гамәлгә керәчәк «Биналарның һәм корылмаларның иминлеге турында техник регламент» Федераль закон таләпләрен үтәү мәҗбүри нигездә тәэмин ителә.


17
июль, 2020 ел
җомга

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертлары «Профессор А.Ф. Агафонов исем. Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа бинасы проекты буенча уңай бәяләмә бирделәр. 20 мең кв.м тирәсе мәйданлы яңа бина шулай ук Җиңү проспекты, 83 нче йорт адресы буенча урнашачак.

Төзелеш тармагының яңа милли стандартлары расланды.


16
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ «Адымнар - белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль белем бирү комплексы кысаларында «Казан шәһәренең Яңа Савин районы Бичурин урамы буенча 165 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесе бинасын реконструкцияләү» объекты буенча уңай бәяләмә бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International