Элегрәк 2020 елның 5 февралендә чыккан боерык белән Росстандарт апелляция буенча 2020 елның 23 гынйварында чыккан 12 номерлы беркетмә Комиссия карары нәтиҗәсендә ГОСТ Р 58439.1-2019 һәм ГОСТ Р 58439.2-2019 гамәлдән чыгарды.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Казандагы Горький шоссесы буенча урнашкан «Солнечный» ял итү базасы территориясендә инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә экспертиза үткәрде.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Казан шәһәренең «Кояшлы шәһәр» микрорайонында һәм Яр Чаллы шәһәренең 15 микрорайонында яңа күпфатирлы торак йортлар төзелешенә карата уңай бәяләмәләр бирде. Каралган проектлар техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проектлаштыру биременә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә.
2020 елның июнь аенда «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләрендә урнашкан инженер инфраструктурасы объектлары буенча проект һәм смета документларын карап үтте. Объектлар буенча уңай бәяләмәләр бирелде, шул исәптән су белән тәэмин итү челтәрләрен, электр тапшыру линияләрен, газлаштыруны төзү һәм капиталь ремонтлау буенча.
Россиянең төзелеш министрлыгы капиталь төзелеш объектын файдалануга тапшырганчы санитар-яклау зонасын билгеләү мәсьәләсе буенча закон нормалары нигезендә төзелешкә планлаштырылган, үзгәртеп корыла торган капиталь төзелеш объектларына карата, төзелешкә рөхсәт биргәнче, территорияне файдалануның аерым шартлары булган зонаны билгеләү яки үзгәртү турындагы документларны рәсмиләштерү таләпләре бетерелүе турында хәбәр итә, ә капиталь төзелеш объектын файдалануга тапшырганчы әлеге документларны әзерләүне тыю билгеләнмәгән.
РФ Хөкүмәте «Биналарның һәм корылмаларның иминлеге турында техник регламент» Федераль закон таләпләрен үтәү мәҗбүри рәвештә тәэмин ителә торган милли стандартлар һәм кагыйдәләр җыелмалары исемлеген раслады («Биналарның һәм корылмаларның иминлеге турында техник регламент» 2020 елның 4 июлендә чыккан 985 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары).
Котельныйларның икътисади эшчәнлеге пар һәм кайнар су (җылылык энергиясе) җитештерү буларак, икътисадый эшчәнлек төрләре буенча гомумроссия классификаторының 2 өлеше (ОК 029-2014 (КДЕС Ред.2) – код 35.30.14) нигезендә классификацияләнә. Төтен торбасы һәм авария-ягулык хуҗалыгы булган аерым торучы котельный – җитештерү билгеләнешендәге капиталь төзелеш объекты (хәтта заводта сертификацияләнгән җиһаз буларак сатып алынган булса да), аннары ул җир кишәрлегенә бәйле күчемсез милек объекты буларак теркәләчәк.
2020 елның июнь нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләрендә урнашкан 89 мәгариф учреждениесе буенча проект һәм смета документларын карап үтте – балалар бакчалары, мәктәпләр, гимназияләр, балалар өчен иҗат үзәкләре, мәктәптән тыш эшләр үзәкләре, спорт мәктәпләре, колледжлар, институтлар.
Төзелеш тармагы бүген хезмәт базарында даими рәвештә үзгәреп торучы шартларга тиз җайлаша белүче шулкадәр динамикалы һәм югары квалификацияле белгечләр булуны таләп итә. Хезмәткәрләрнең белем дәрәҗәсен һәм профессионализмын күтәрү, шулай ук аларның белемнәрен һәм күнекмәләрен камилләштерү көндәшлекле мохиттә уңышка ирешүнең төп факторлары булып тора.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе яңа гына керешүче сметчиклар өчен он-лайн мәктәп оештыра.