«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасының Сарман районында спорт мәктәбе инфраструктурасын киңәйтү буенча уңай бәяләмә бирде. «Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының «Старт» чаңгы ярышлары буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе» балаларга өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе базасында биналар төзелеше» капиталь төзелеш объекты буенча тәкъдим ителгән проект документлары проектлаштыруга биремнең, техник регламентларның таләпләренә, шул исәптән санитар-эпидемиологик, экологик таләпләргә, янгыннан саклау таләпләренә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә.
«Старт» чаңгы ярышлары буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында гомуми мәйданы 2 мең кв. м. артык булган биналар төзелеше планлаштырылган.
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма