«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Мамадыш шәһ. универсаль спорт залын төзү проекты буенча уңай бәяләмә бирде. «Мамадыш муниципаль районы Мамадыш шәһ. универсаль спорт залын төзү» объектының проект документлары техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проектлаштыру биременә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектының смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән.
Волейбол, баскетбол һәм мини-футбол буенча белем алу-тренировка дәресләре өчен яңа спорт залының гомуми мәйданы 2 мең кв.м. тирәсе. Территориядә инде бассейн бар, ул спорт залының яңа бинасы белән берләшәчәк.
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма