Хөрмәтле хезмәттәшләр!
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе һәм шәхсән үз исемемнән сезне якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлыйм! Республиканың төп бәйрәме – Татарстан Республикасы Көне һәм йөрәгебезгә якын булган бәйрәм – Казан шәһәре Көне белән!
Республика көне – Татарстанның барлык күпмилләтле халкын берләштерә торган бәйрәм. Бу безнең туган як көне. 30 ел элек Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында декларация безнең республикада яшәүче һәр кешенең тигез хокукларына гарантия буларак кабул ителде. Безнең республиканың йөрәге – Казан шәһәре – шулай ук бу көнне үз бәйрәмен билгеләп үтә. Шәхсән минем өчен һәм, уйлавымча, һәр татарстанлы өчен җирдә бу шәһәрдән дә гүзәлрәге юктыр.
Чын күңелдән безнең тату һәм бердәм булуыбызны телим, тырышлыгыбыз, омтылышларыбыз, көчләребез һәм өметләребез республикабызның үсүенә һәм чәчәк атуына ярдәм итсен. Монда һәркем бәхетле, яратылган һәм үз эшендә уңышлы булсын. Барыгызга да тынычлык һәм яхшылык телим.
Хөрмәт белән, Мәҗит Хаҗип улы Салихов