ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ дәүләтнеке булмаган экспертиза формасында төзелеш объектларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә экспертиза үткәрә. Сыйфатлы проект документлары – капиталь төзелеш объектларының иминлеген һәм ышанычлылыгын тәэмин итү нигезе.


29
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Дәүләт Думасында «Күпфатирлы йортларны һәм башка күчемсез милек объектларын өлешләп төзүдә катнашу һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында» закон проектын карап үтә.

РФ Хөкүмәте «Россия Федерациясендә юл хәрәкәтен оештыру һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын хуплады. Документ капиталь төзелеш объектларына карата проект документлары составындагы юл хәрәкәтен оештыру проектларын эшләү кирәклеген төшереп калдыра. Хәзерге вакытта капиталь төзелеш объектларын төзегәндә һәм реконструкцияләгәндә юл хәрәкәтен оештыру проектларын эшләү турындагы таләпләр «Россия Федерациясендә юл хәрәкәтен оештыру һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 2017 елның 29 декабрендә чыккан 443-ФЗ номерлы федераль законда бар.


28
июль, 2020 ел
сишәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертлары Татарстан Республикасында яңа күперләр һәм юллар төзүгә карата уңай бәяләмәләр бирделәр. Проектлар техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проектлаштыру биременә, инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Төзелешнең смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән.

Автомобиль юллары төзелеше өлкәсендә яңа милли стандарт расланды. Стандарт гамәлгә 2020 елның 1 августыннан кертелә.


27
июль, 2020 ел
дүшәмбе

«Россиянең Баш дәүләт экспертизасы» ФАУ Россия Федерациясе субъектлары дәрәҗәсендә, атап әйткәндә, территориаль һәм федераль смета нормативларына төзелеш буенча смета бәясенең үзгәреш индексларын эшләү һәм куллану өлешендә төп проблемалы сорауларга җавап бирде.

Проект документларына дәүләт экспертизасын үткәрүгә карата шартнамә төзегәндә конкурент процедураларны үткәрү кулланылмый. «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесен төзү турында» 2015 елның 20 февралендә чыккан 102 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Карары нигезендә төзелде. Югарыда күрсәтелгән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарының 2 пункты нигезендә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ проект документларына дәүләт экспертизасын һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә дәүләт экспертизасын үткәрү хокукына ия булды. Россия Федерациясе субъекты – Татарстан Республикасы территориясендә проект документларына дәүләт экспертизасын һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә дәүләт экспертизасын гамәлгә ашыру өчен башка орган яисә учреждение вәкаләтле түгел.

Россиянең төзелеш министрлыгы икътисадый эшчәнлек төрләре (төзелеш) буенча продукциягә (чыгымнарга, хезмәтләргә) карата бәяләр индекслары турында рәсми статистик мәгълүмат Росстат сайтының яңа версиясендә https://www.fedstat.ru/ «Баш бит/ Мәгълүматлар витринасы/ Инфляция/ Җитештерүчеләрнең бәяләре индексы/ Төзелеш продукциясенең бәяләр индекслары» бүлекчәсендә урнаштырылуы, шулай ук «Ведомстволар/ Федераль дәүләт статистикасы хезмәте/ 1.29. Бәяләр һәм тарифлар/ 1.29.17. Инвестиция билгеләнешендәге продукциягә (чыгымнарга, хезмәтләргә) карата бәяләр индекслары» бердәм ведомствоара мәгълүмат-статистика системасында кереп була алуы турында хәбәр итә.


24
июль, 2020 ел
җомга

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ авыл хуҗалыгы объектлары төзелешенә карата уңай бәяләмәләр бирде: ТР Буа районының Кайбыч авыл җирлегендә 800 баш эре мөгезле терлек өчен терлекчелек комплексы һәм ТР Саба районының Төбәк авылында 390 башка исәпләнгән сыер абзарын төзү. Карап үтелгән проектлар техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проектлаштыру биременә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә.

2020 елның 14 июленнән стандартлаштыру өлкәсендә яңа документлар исемлеге гамәлгә керде, аларны куллану нәтиҗәсендә ирекле рәвештә «Янгыннан саклау таләпләре турында техник регламент» 2008 елның 22 июлендә чыккан 123-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләрен үтәү тәэмин ителә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International