Татарстан Республикасының юл инфраструктурасын модернизацияләү

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасының юл инфраструктурасын реконструкцияләү буенча бәяләмәләр бирде. Объектларның проект документлары техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проектлаштыру биременә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Объектларның проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә. Смета бәясе дөрес итеп билгеләнгән.

Татарстан Республикасының Баулы, Яшел Үзән, Мамадыш һәм Минзәлә районнарында күперләр реконструкцияләнәчәк.

Шулай ук Татарстан Республикасының Саба районында Сатыш – Олы Кибәче автомобиль юлы реконструкцияләнә, андагы күпернең авария хәлендә булуы һәм аның урнашуы сәбәпле, трассаның юнәлешен үзгәртү белән юлны реконструкцияләү кирәк.

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International