Төзелеш һәм үзгәртеп кору өчен экологик экспертиза бәяләмәсе таләп ителми торган объектлар исемлеге билгеләнде («Экологик экспертиза турында» Федераль законның 11 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 2021 елның 2 июлендә чыккан 341-ФЗ номерлы Федераль закон).
«Төзелеш ресурсларының смета бәяләрен формалаштыру өчен кирәкле мәгълүмат бирү формаларын раслау турында» 2021 елның 5 июлендә 2020 елның 30 декабрендә чыккан 893/пр номерлы Россия төзелеш министрлыгының боерыгы гамәлгә керде.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Казанда, Буада һәм Мамадышта төзелеш һәм үзгәртеп кору проектлары буенча бәяләмәләр бирде.
Проект документларын һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләрен тикшерү нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертлары «ТР, Яр Чаллы шәһ., Хайер Корпорациясе ур., з/у 136 адресы буенча урнашкан индустриаль парк ихтыяҗлары өчен тулай торак» объекты буенча уңай бәяләмә бирделәр.
2021 елның 13 июленнән 19 июленә кадәр мәгълүмати модельләштерү технологияләре (ММТ) буенча квалификация күтәрүне дәүләт һәм муниципаль заказчылар, төзүчеләр, техник заказчылар, муниципаль берәмлекләр – БК, КТИ башлый. Белем алу программалары ТР төзелеш министрлыгы һәм ММТ буенча әйдәп баручы практиклар ярдәмендә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ тарафыннан эшләнгән. Укулар «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәгендә үтә.
Хәзер безнең заказчылар өчен яңа сервис бар – проект документларына һәм (яки) инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә дәүләтнеке булмаган экспертиза буенча бәяләмәләр электрон XML-документ форматында башкарыла.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Казан шәһәрендә Лобачевский ур. буенча урнашкан мәдәни мирас объектын саклап калу буенча уңай бәяләмә бирде, бу йортта 1897 елның көзеннән 1899 елның язына кадәр бөек рус артисты Василий Иван улы Качалов яшәгән.
Россия төзелеш министрлыгы конструктив элементларның факттагы техник торышын исәпкә алып һәм техник тикшерү нигезендә, эшләрне башкару срокларын билгеләргә тәкъдим итә. Закон проекты эксперт бергәлеге белән фикер алышынды һәм аның тарафыннан хуплана.
Россия төзелеш министрлыгы Җыентык № 19. Шәһәр инфраструктурасы биналары һәм корылмалары. ТБН 81-02-19-2021 үзгәрешләр кертте. Әлеге үзгәрешләр элек булмаган объектлар төзелеше өчен акчалата ихтыяҗны билгеләргә мөмкинлек бирә.
Россиянең бәйсез һөнәр берлекләре федерациясе хезмәт ияләренә короновирустан вакцинация ясау процессына җаваплы карауларын сорап мөрәҗәгать итә. Вакцинация бушлай үткәрелә.