Әгерҗе шәһ. сырхауханә төзелеше проекты буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ бәяләмәсе

2021 елның 20 сентябре, дүшәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ «Әгерҗе шәһ. «Әгерҗе үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең поликлиника төзелеше» объекты буенча уңай бәяләмә бирде

Поликлиника бинасы сменага 250 кешегә исәпләнгән һәм аның техник идән белән 3 төп каты бар.

Беренче катта вестибюль белән сакчылык һәм регистратура посты, гардероб, кичектергесез ярдәм итү кабинеты, травматолог һәм хирург, бәйләү бүлмәсе, шулай ук кан алу кабинеты урнашкан. Икенче катта пациентларны кабул итү өчен табиблар кабинетлары, прививкалар ясау, процедура бүлмәләре урнашачак. Өченче катта пациентларны кабул итү өчен табиблар кабинетлары, шулай ук операция, стерилизация һәм хезмәт кабинетлары проектланган. Фтизиатр һәм инфекционист кабинеты урамнан аерым керү юлы белән проектланган, алар коридор ягыннан шлюзлар белән җиһазландырылачак.

Бина 1000 кг кадәр йөк күтәрә алырлык лифтлар һәм халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен барлык кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылачак.

Территорияне төзекләндерү тротуарларны урнаштыруны, яшелләндерүне, тышкы яктыртуны күздә тота.

Мөрәҗәгать итүчеләр gosekspertiza-rt.ru сайтының  Шәхси кабинетында экспертиза үткәрүгә гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала. Экспертиза мәсьәләләре буенча кайнар линия: + 7 (843) 207-06-04 яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International