Үзгәртеп кору кысаларында түбәндәге чаралар каралган:
Төп бинада билет кассасы, 359 урынга исәпләнгән тамаша залы, 81 урынга исәпләнгән сәхнәле кече театр залы, кафе, декорацияләр өчен склад, инвентарь һәм реквизитлар склады һәм административ бүлмәләр урнашачак. Инвалидлар өчен бинаның барлык катларына пассажирлар лифты каралган.
Яңа бинада театр костюмнары складлары, остаханәләр, санузеллар һәм душ бүлмәләре булган гример бүлмәләре, кер юу бүлмәсе, артистлар өчен ял итү бүлмәләре, ашау бүлмәсе каралган.
Территориядә 77 машина урынына парковка, кече архитектура формаларын урнаштыру, территорияне агачлар һәм куаклар белән яшелләндерү каралган.