«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертлары тарафыннан сәламәтлек саклау объектларын төзү, капиталь ремонтлау, үзгәртеп кору буенча 11 бәяләмә бирелде. Эшләр Татарстан Республикасының Казан шәһ., Азнакай, Әлки, Арча, Лениногорск һәм Спас районнарында үтәчәк.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертлары тарафыннан Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәрендә, Бөгелмә, Мамадыш, Түбән Кама, Балык Бистәсе районнарында шәһәр тирәлеген төзекләндерү буенча бәяләмәләр бирелде
Россия төзелеш министрлыгы тарафыннан «Зур габаритлы модульләрдән торган биналар. Проектлау һәм төзелеш кагыйдәләре. Төп нигезләмәләр» инновацион КҖ 501.132800.2021 расланды (2021 елның 13 маенда чыккан 284 номерлы Россия төзелеш министрлыгының боерыгы).
2021 елның 1 июленнән ММТ-проектлау өчен кирәк булган Төзелеш мәгълүматы классификаторы (ТМК) гамәлгә кертелде. Классификатор эшкәртеләчәк, бигрәк тә линия объектлары өлешендә. Бүгенге көндә классификатор үз эченә 30 меңнән артык элементны ала һәм даими рәвештә тулылана. 2022 ел башына ТМК 70 - 75% ка әзер булыр дип планлаштырыла.
2021 елның 13 июленнән 19 июленә кадәр мәгълүмати модельләштерү технологияләре (ММТ) буенча квалификация күтәрүне дәүләт һәм муниципаль заказчылар, төзүчеләр, техник заказчылар, муниципаль берәмлекләр – БК, КТИ башлый. Белем алу программалары ТР төзелеш министрлыгы һәм ММТ буенча әйдәп баручы практиклар ярдәмендә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ тарафыннан эшләнгән. Укулар «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәгендә үтә.
2021 елның июнь нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә урнашкан 45 мәгариф учреждениесен төзү һәм капиталь ремонтлау буенча проект һәм смета документларын карап үтте.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ төзелештә бәя кую идарәсе башлыгының урынбасары Екатерина Николай кызы Корсакова смета бәясен дөрес итеп тикшергәндә мәгълүмати модельләштерү технологияләрен (ММТ) куллану үзенчәлекләре турында сөйләде.
«Лаеш муниципаль районының «Сәләт» яшьләр үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенең «Звездный» балалар сәламәтләндерү лагере биналары һәм корылмалары төзелеше» объектының проект документларын һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләрен тикшерү нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертлары тарафыннан уңай бәяләмә бирелде.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ мөрәҗәгать итүчеләрнең программа комплексларын эшләүчеләр тарафыннан техник мәсьәләләрне хәл иткәнче, локаль смета исәп-хисаплары өчен нинди формалар кулланырга кирәклеге турындагы сорауларына җавап бирә.
Россия төзелеш министрлыгы 2021 елның 4 маенда чыккан 18410-ИФ/09 номерлы, 2021 елның 14 маенда чыккан 19563-ИФ/09 номерлы, 2021 елның 21 маенда чыккан 20800-ИФ/09 номерлы, 2021 елның 29 маенда чыккан 22127-ИФ/09 номерлы, 2021 елның 3 июнендә чыккан 23029-ИФ/09 номерлы, 2021 елның 14 июнендә чыккан 24532-ИФ/09 номерлы, 2021 елның 19 июнендә чыккан 25360-ИФ/09 номерлы һәм 2021 елның 28 июнендә чыккан 26585-ИФ/09 номерлы хатларына өстәп, 2021 елның II кварталында төзелеш-монтаж һәм җибәрү-көйләү эшләре буенча смета бәясе үзгәреш индексларының тәкъдим ителгән күләме турында хәбәр итә.