«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ дәүләтнеке булмаган экспертиза: Татарстан Республикасы Питрәч районындагы торак йортлар

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

Дәүләтнеке булмаган экспертизаны үткәргәндә без һәр заказчыга индивидуаль якын килү һәм безнең хезмәтләрнең югары сыйфаты принципларына таянабыз

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасы Питрәч районының Көек авылыннан төньяк-көнбатыштарак урнашкан «Яшьлек» микрорайонында торак йортлар төзелешенә карата уңай бәяләмәләр бирде.

Объектларның характер үзенчәлекләре:

  • Торак биналарның гомуми мәйданы – якынча 2625 кв. м.
  • Катлар саны – 4.
  • Фатирларның гомуми саны – 45, шул исәптән: бер бүлмәле һәм ике бүлмәлеләр – 21, өч бүлмәлеләр – 3.
  • Ял итү, уеннар һәм физкультура белән шөгыльләнү өчен мәйданчыкларны, автостоянкаларны һәм территорияне яшелләндерү күздә тотыла.

Безнең эшләрне сайтта «Учреждение турында» – Проектлар галереясы бүлегендә карарга мөмкин

Хезмәт күрсәтүнең индивидуаль шартлары буенча +7 (843) 272-56-84 (өст. 230) телефоны аша, e-mail: Guzel.Nugumanova@tatar.ru – «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ эксперт эшчәнлеген оештыру буенча идарә башлыгы Гүзәл Рифат кызы Ногманова белән киңәшләшергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International