Күпфатирлы йортларның капиталь ремонтын оештыру буенча региональ оператор эшчәнлегенең тәртибе расланды

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

2018 елның 4 октябренда чыккан 645/пр номерлы РФ төзелеш министрлыгының боерыгы нигезендә күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә карата капиталь ремонт ясауны тәэмин итүгә юнәлдерелгән, эшчәнлекне гамәлгә ашыручы махсуслаштырылган коммерцияле булмаган оешмаларны төзү һәм аларның эшчәнлеген тәэмин итү буенча Методик тәкъдимнәр төзелде.

Документта түбәндәге тәкъдимнәр бар:

  • региональ оператор мөлкәтен формалаштыру чыганакларын билгеләү;
  • региональ оператор белән идарә итү органнарын билгеләү;
  • региональ оператор җитәкчесе вазыйфасына билгеләү тәртибе;
  • региональ операторның дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары һәм башка оешмалар белән үзара хезмәттәшлек тәртибен билгеләү;
  • региональ операторның күпфатирлы йортлар биналарының милекчеләре белән үзара хезмәттәшлек тәртибен билгеләү;
  • күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру өлешендә, шулай ук эшчәнлекнең финанс контроле өлешендә региональ операторның эшен контрольдә тоту, мондый контроль нәтиҗәләренең ачыклыгын тәэмин итү;
  • региональ оператор тарафыннан капиталь ремонт фондын исәпкә алу үзенчәлекләре.

«Күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә карата капиталь ремонт ясауны тәэмин итүгә юнәлдерелгән, эшчәнлекне гамәлгә ашыручы махсуслаштырылган коммерцияле булмаган оешмаларны төзү һәм аларның эшчәнлеген тәэмин итү буенча Методик тәкъдимнәрнең раслануы турында» 2018 елның 4 октябренда чыккан 645/пр номерлы Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International