ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2020 ел
җомга

2019 елның 4 декабрендә чыккан 767/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы белән «Капиталь төзелеш объектларының проект документларына экспертиза бәяләмәләренең бердәм дәүләт реестрын алып бару һәм анда булган белешмәләрне һәм документларны тапшыру тәртибен раслау турында» 2018 елның 22 февралендә чыккан 115/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы белән расланган  капиталь төзелеш объектларының проект документлары буенча экспертиза бәяләмәләренең бердәм дәүләт реестрын (ББДР) алып бару һәм анда булган белешмәләрне һәм документларны тапшыру тәртибенә карата үзгәрешләр кертелде.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Ирек Әнвәр улы Фәйзуллинны Россия төзелеш министрлыгының Беренче урынбасары вазыйфасына билгеләнүе белән котлый.

Чәршәмбе көнне, 22 гыйнварда, Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Шакирҗан улы Хөснуллин Россиянең төзелеш министрлыгында беренче эшлекле киңәшмә үткәрде, анда ведомство алдында торучы төп бурычлар билгеләнде.


23
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Мөрәҗәгать итүчеләр игътибарына: «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ 2020 елга дәүләт экспертизасындагы үзгәрешләр буенча укулар үткәрә.

2020 елның 1 гыйнварыннан ««Экологик экспертиза турында» Федераль законның 11 һәм 18 статьяларына һәм «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 2019 елның 27 декабрендә чыккан 453-ФЗ номерлы РФ Федераль законы гамәлгә керде, аның нигезендә федераль дәрәҗәдәге дәүләт экологик экспертизасы I категорияле объект урнашкан, төзелеше, үзгәртеп корылуы күздә тотылган бер яки берничә җир кишәрлекләре чикләрендәге капиталь төзелеш объектларының проект документларына карата үткәрелми. Әгәр бу шул исәптән җир асты байлыклары кишәрлекләреннән файдалануга бәйле эшләрне башкаруга карата проект документларына туры китереп барлыкка килә торган, иң яхшы технологияләрне куллану өлкәләренең, әйләнә-тирә мохиткә керүче пычраткыч матдәләр буенча сыйфатлы һәм (яки) санлы характеристикаларның, барлыкка килә торган һәм (яки) урнаштырылган калдыкларның үзгәрешләренә китермәсә.


22
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

РФ территориясендә 2020 елның 1 гыйнварыннан хезмәт хакының минималь күләме аена 12 130 сумны тәшкил итүче «Хезмәт хакының минималь күләме турында» Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү турында» 2019 елның 27 декабрендә чыккан 463-ФЗ номерлы РФ Федераль законы кабул ителүгә бәйле рәвештә, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы (РФ Хезмәт Кодексының 129, 133 маддәләре нигезендә) эш вакыты нормасын тулысынча эшләгән һәм хезмәт нормаларын үтәгән хезмәткәргә карата исәпләнгән айлык хезмәт хакының гомуми суммасы билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменнән ким булмаска тиешлеге турында хәбәр итә.

2020 елның 17 гыйнварыннан 2019 елның 31 декабрендә чыккан 1948 номерлы РФ Хөкүмәтенең Карары гамәлгә керде, аның нигезендә «Проект документларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә дәүләт экспертизасын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында» Нигезләмәсенә үзгәрешләр кертелде (2019 елның 31 декабрендәге ред. 2007 елның 5 мартында чыккан 145 номерлы РФ Хөкүмәтенең Карары).


21
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 17 гыйнварыннан, «Проект документларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә дәүләт экспертизасын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында» Нигезләмәсенә кертелгән үзгәрешләр белән бәйле рәвештә (2020 елның 17 гыйнварыннан алып үзгәрешләр белән 2007 елның 5 мартында чыккан 145 номерлы РФ Хөкүмәтенең Карары), «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ яңа дәүләт хезмәтен күрсәтә – экспертизаның уңай бәяләмәсен алган проект документларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә карата эксперт ярдәме.

Хөрмәтле мөрәҗәгать итүчеләр! 2020 елның 17 гыйнварыннан «Проект документларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә дәүләт экспертизасын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында» Нигезләмәсенә кертелгән үзгәрешләр нигезендә (2020 елның 17 гыйнварыннан алып үзгәрешләр белән 2007 елның 5 мартында чыккан 145 номерлы РФ Хөкүмәтенең Карары), «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ яңа дәүләт хезмәтен күрсәтә – экспертизаның уңай бәяләмәсен алган проект документларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә карата үзгәрешләр буенча эксперт ярдәме.

«Татарстан Республикасының иң яхшы сметчигы-2019» конкурсында Җиңүчеләрнең фикерләре белән сезнең белән бик теләп уртаклашабыз, алар хезмәттәшләренең профессиональ ярышларда үз көчләрен активрак сынап карарга өндиләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International