Мәҗит Хаҗип улы Салихов: 2020 елда эксперт ярдәме кысаларында проект документларына үзгәрешләр кертүнең яңа тәртибе

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Хөрмәтле мөрәҗәгать итүчеләр!

2020 елның 17 гыйнварыннан «Проект документларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә дәүләт экспертизасын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында» Нигезләмәсенә кертелгән үзгәрешләр нигезендә (2020 елның 17 гыйнварыннан алып үзгәрешләр белән 2007 елның 5 мартында чыккан 145 номерлы РФ Хөкүмәтенең Карары), «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ яңа дәүләт хезмәтен күрсәтә – экспертизаның уңай бәяләмәсен алган проект документларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә карата үзгәрешләр буенча эксперт ярдәме.

Тулырак мәгълүмат – эксперт ярдәменә карата гаризага документлар исемлеге, эксперт ярдәменә карата шартнамәне төзү тәртибе, эксперт ярдәме өчен түләү күләмен билгеләү һ. б. «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ www.gosekspertiza-rt.ru рәсми сайтында урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International