Ничек «Иң яхшы сметчик-2020» булырга: конкурста җиңүчеләрнең фикерләре

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

«Татарстан Республикасының иң яхшы сметчигы» конкурсы 2014 елдан башлап, төзелештә бәя кую һәм смета нормалаштыру өлкәсендәге белгечләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан үткәрелә, бүгенге көндә анда 184 кеше катнашты.

«Татарстан Республикасының иң яхшы сметчигы-2019» конкурсында Җиңүчеләрнең фикерләре белән сезнең белән бик теләп уртаклашабыз, алар хезмәттәшләренең профессиональ ярышларда үз көчләрен активрак сынап карарга өндиләр.

Альбина Хәйруллина – конкурс Җиңүчесе, 1 урын. «Сетевая компания» ААҖ Казан электр челтәрләре филиалы смета бүлегенең 2 категорияле белгече: ««ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ берничә ел элек сметчиклар өчен конкурс оештырып җибәрде. Кирәкле һөнәребезгә игътибар иткәннәре, кызыклы һәм актуаль биремнәре һәм искиткеч оештыру талантлары өчен оештыручыларга зур рәхмәтемне җиткерәм. Шулай ук «Сетевая компания» ААҖ идарәсенә бу конкурста катнашу мөмкинлеге, эштә алган тәҗрибәм һәм белемнәрем өчен рәхмәт белдерәсем килә, шуның аркасында мин җиңүгә ирештем дә инде. Миңа «Татарстан Республикасының иң яхшы сметчигы» дигән фирма алтын значогы, исемле мөһер һәм аттестат, 1 дәрәҗә лауреат дипломы тапшырылды.»

Лилия Анисимова – конкурс Җиңүчесе, 2 урын. «КРЕДО» ҖЧҖ җитештерү-техник бүлеге инженеры: «Конкурс онытылган норматив документларны искә алу өчен менә дигән мөмкинлек бирде. Оештыручыларның югары профессионализмын билгеләп үтәсем килә, алар, конкурсның булачак турына әзерләнер вакыт булсын өчен, аның турында алдан хәбәр итеп бардылар. Һәм менә өч тур да артта калгач, безне ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына җиңүчеләрне тантаналы рәвештә игълан итү өчен чакырдылар. Владимир Николай улы Кудряшев һәм Мәҗит Хаҗип улы Салихов дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләү өчен бер-бер артлы кешеләрне чакырдылар, бүләкләнүчеләр саны арта барды, ә мине һаман да чакырмадылар. Һәм менә мин икенче урынны яулавымны игълан иттеләр, һәм җиңүчеләр өчлеге арасында «Корстон» га төзүчеләр көнен бәйрәм итү уңаеннан сәхнәгә бүләкләү өчен чакырылганым турында әйтттеләр. Шатлыгымның чиге юк иде, һәм бу минем турыда икәненә ышанып булмады. Конкурста катнашмаган кешеләргә бернидән дә курыкмаска, үз көчеңә ышанырга телим. Оештыручыларга да, катнашучыларга да, миңа ышанучыларга да рәхмәт!»

Лилия Шалфеева – конкурс Җиңүчесе, 3 урын. В.Д. Шашин исем. «Татнефть» ГАҖ Бизнеска хезмәт күрсәтелү үзәгенең икътисадый тәэмин итү идарәсенең бәяләр һәм сметалар бүлеге экономисты: «Татарстан Республикасының иң яхшы сметчигы» һөнәри конкурсында катнашырга миңа Бизнеска хезмәт күрсәтелү үзәгенең структур бүлекчәсе җитәкчеләре тәкъдим итте. «Татнефть» ГАҖ кадрлар сәясәте барлык хезмәткәрләрнең һөнәри компетенцияләрен камилләштерүне күздә тота. «Татарстан Республикасының иң яхшы сметчигы» конкурсы миңа үземнең һөнәри дәрәҗәмне күтәрергә ярдәм итте. Мин бик күп катнашучылар белән таныштым, бик күп методологик документларны, мәкаләләрне укып чыктым, үз эшемдә бер тапкыр да очратмаган белемнәремне яңарттым.»

Конкурс турында тулырак мәгълүмат биредә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International