Экологик экспертиза һәм әйләнә-тирә мохитне саклау турындагы законнарга карата төзәтмәләр

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2020 елның 1 гыйнварыннан ««Экологик экспертиза турында» Федераль законның 11 һәм 18 статьяларына һәм «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 2019 елның 27 декабрендә чыккан 453-ФЗ номерлы РФ Федераль законы гамәлгә керде, аның нигезендә федераль дәрәҗәдәге дәүләт экологик экспертизасы I категорияле объект урнашкан, төзелеше, үзгәртеп корылуы күздә тотылган бер яки берничә җир кишәрлекләре чикләрендәге капиталь төзелеш объектларының проект документларына карата үткәрелми. Әгәр бу шул исәптән җир асты байлыклары кишәрлекләреннән файдалануга бәйле эшләрне башкаруга карата проект документларына туры китереп барлыкка килә торган, иң яхшы технологияләрне куллану өлкәләренең, әйләнә-тирә мохиткә керүче пычраткыч матдәләр буенча сыйфатлы һәм (яки) санлы характеристикаларның, барлыкка килә торган һәм (яки) урнаштырылган калдыкларның үзгәрешләренә китермәсә.

Бирелгән материалларның формалары һәм эчтәлеге билгеләнгән таләпләргә туры килгән очракта комплекслы экологик рөхсәтне алу өчен заявка дүрт айдан артмаган вакытта каралырга тиеш.

Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясый торган комплекслы экологик рөхсәтне бирү тыела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International