Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы билгеләнде

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

РФ территориясендә 2020 елның 1 гыйнварыннан хезмәт хакының минималь күләме аена 12 130 сумны тәшкил итүче «Хезмәт хакының минималь күләме турында» Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү турында» 2019 елның 27 декабрендә чыккан 463-ФЗ номерлы РФ Федераль законы кабул ителүгә бәйле рәвештә, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы (РФ Хезмәт Кодексының 129, 133 маддәләре нигезендә) эш вакыты нормасын тулысынча эшләгән һәм хезмәт нормаларын үтәгән хезмәткәргә карата исәпләнгән айлык хезмәт хакының гомуми суммасы билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменнән ким булмаска тиешлеге турында хәбәр итә.

ТР дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы күләмен аена 12 130 сумнан да ким булмаган күләмдә түләү буенча билгеләнгән дәүләт гарантиясен тәэмин итү өлешендә хезмәт законнарын бозган җитәкчеләр административ хокук бозулар турындагы РФ Кодексының 5.27 маддәсе нигезендә административ җаваплылыкка тартыла.

Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында белешмәлек

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International