Чәршәмбе көнне, 22 гыйнварда, Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Шакирҗан улы Хөснуллин Россиянең төзелеш министрлыгында беренче эшлекле киңәшмә үткәрде, анда ведомство алдында торучы төп бурычлар билгеләнде.
«Төзелеш тармагы ил үсешенең төп драйверларыннан берсе булсын өчен, Президент һәм Хөкүмәт рәисе белән очрашуда кардиналь үзгәрешләрне кертү бурычы куелды. Без милли проектлар буенча эш планнарын төзергә һәм тармакны яңа дәрәҗәгә чыгарачак һәм ел саен нәтиҗә бирәчәк барлык кирәкле карарларны әзерләргә тиеш», – диде Марат Шакирҗан улы Хөснуллин.
Төзелеш министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектында куелган максатларга ирешү өчен комплекслы якын килү кирәк, беренче планга коммуналь инфраструктураны төзү һәм модернизацияләү, авария хәлендәге тораклардан күчерү, индивидуаль торак төзелеше программасын тормышка ашыру чыга – документ әзерләнгән һәм хөкүмәткә җибәрелгән.
Мәгълүмат чыганагы: minstroyrf.ru