Тиешле боерыкны 2020 елның 22 гыйнварында Россия Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Владимир улы Мишустин имзалады. Россиянең төзелеш министрлыгында Ирек Әнвәр улы Фәйзуллин яңа вазыйфада төзелештә һәм министрлыкның рөхсәт итү эшчәнлегендә дәүләт хезмәтләре өлкәсендәге проектларны һәм программаларны тормышка ашыру белән шөгыльләнәчәк, һәм ул гына да түгел.
«Әнвәр улы Ирек зур профессионал, зирәк җитәкче һәм актив тормыш позициясе булган кеше. Ул 10 елдан артык Татарстан Республикасында иң җаваплы тармакларның берсе булган ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры вазифасында җитәкчелек итте. Безнең Учреждение төрле дәрәҗәдәге объектларны төзүгә, федераль һәм республика программаларын тормышка ашыруга үз өлешен кертеп, ТР төзелеш министрлыгы белән бергә һәм Әнвәр улы Ирек җитәкчелегендә эшли, Ул Татарстан өчен күп эш башкарды. Аның җитәкчелегендә безнең республикада иң әһәмиятле һәм масштаблы объектлар төзелде. Аның стратегик карашына һәм заман таләпләрен нык тота белүенә сокланырга гына мөмкин. Аның яңа бик югары һәм җаваплы вазифага билгеләнүе – тормыш закончалыгы. Күп эшләр башкарылгач һәм тагын да күбрәк эшлисе булганда, Әнвәр улы Иреккә ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс тормыш энергиясе һәм барлык башлангычларда уңышлар телисе килә. Илебездә тынычлык, тәртип һәм иминлек хакына!», – дип хәбәр итә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов.