2018 елда Татарстан Республикасының Дәүләт экспертизасы проектлаштыру, төзелеш һәм эксплуатацияләү стадияләрендә биналарның һәм корылмаларның ышанычлылыгын, иминлеген, шулай ук республиканың инвестицион-төзелеш эшчәнлегендә бердәм дәүләт бәяләү сәясәтен үтәүне тәэмин итә.
Татарстан Республикасы бюджетыннан финанслана торган объектларны төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау бәясен планлаштыру стадиясендә оптимальләштерү түбәндәге саннарны тәшкил итте:
2016 ел – 238 млн. сум
2017 ел – 342 млн. сум
2018 ел (беренче ярты еллыгы) – 807 млн. сум
Экономияләнгән барлык акчалар да өстәмә социаль проектларны гамәлгә ашыру өчен файдаланылачак.
Бу турыда тулырак мәгълүматны 2018 елның 03/2018 (6) номерлы III квартал «Татарстан Республикасының экспертиза буенча вестнигы» журналының 16 – 21 битләрендә укыгыз.