«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү үзенчәлекләре буенча укулар үткәрәчәк

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 25 октябрь көнендә «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе «Капиталь төзелеш объектларын проектлаштыру кысаларында җир кишәрлекләрен тапшыру һәм рәсмиләштерү үзенчәлекләре» темасына семинар оештыра.

Семинарның лекторлары булып чыгыш ясый: Казан шәһәренең җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре Комитеты, «Казан (Идел буе) федераль университеты» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе белгечләре.

Максатчан аудитория: җир мәсьәләләре һәм шәһәр төзелеше сәясәте буенча җирле үзидарә органнары, юридик бүлек белгечләре, җирдән файдалану һәм төзелеш мәсьәләләре белән шөгыльләнүче белгечләр.

Уку бәясе: бер тыңлаучыга 4 900 сум тәшкил итә (ӨКС салынмый). Бәягә төшке аш, мәгълүмати-методик материаллар комплекты керә.

Укуларны үткәрү урыны: «ПрофСтандарт» белем бирү үзәге, Казан шәһәре, Шуртыгин урамы, 22нче йорт.

Семинарда катнашу өчен заявканы www.proff-standart.ru сайтында тутырырга яки info@proff-standart.ru электрон почтасына җибәрергә мөмкин.

Өстәмә мәгълүмат: +7 (843) 272-65-60, 253-75-49, 8-96-00-43-43-44.

Семинарның программасы

Заявка бирү бланкы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International