Биек объектларның фундаментлары конструкцияләренә таләпләр билгеләнде

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

«Биек биналарның һәм корылмаларның фундаментлары конструкцияләре. Эшләрне җитештерү кагыйдәләре» дигән яңа кагыйдәләр җыентыгы эшләнде. Документ «Төзелеш» 465 номерлы ТК стандартлаштыру буенча Техник комитетның экспертизасын узды.

Яңа документ грунтка зур йөкләнеш бирә торган югары биналар фундаментларының ышанычлылыгын арттырырга ярдәм итә (3 метрга кадәр һәм аннан да күбрәк биеклектәге фундаменталь плитәләр, диаметры 1.5 метр һәм аннан артык, тирәнлеге 30 метрдан артык булган барабив субайлар, плитка-свай фундаментлары һ.б.) һәм нәкъ менә түбәндәге әйберләргә карата таләпләрне билгели:

  • кулланыла торган материалларга;
  • фундаменталь плитә яки ростверк астына нигез грунтын әзерләүгә;
  • фундаменталь плитәне, бурабив субайларны һәм барреттларны урнаштыру буенча эшләрне җитештерүгә;
  • эшләрне һәм әзер продукцияне башкару сыйфатын контрольдә тотуга;
  • эшләрне башкару мониторингына һәм күзәтүгә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International