2019 елга төзелеш өлкәсендәге республика программалары

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

2019 елда Татарстан Республикасында объектларны төзү һәм капиталь ремонтлау өлкәсендә 40 республика программасын гамәлгә ашыру планлаштырылган. Шулардан 38 программа – озак вакытлы, ә ике программа буенча гамәлгә ашыру эшләре быел көтелә.

Программаларны гамәлгә ашыру кысаларында түбәндәге төзелешләр планлаштырыла:

  • социаль ипотека программасы буенча 165 йорт;
  • 21 авыл клубы;
  • 11 җирлек Советлары (башкарма комитетлары) биналары;
  • 108 универсаль спорт мәйданчыклары;
  • 12 блоклы модульле чаңгы базалары;
  • 45 фельдшер-акушерлык пунктлары;
  • 9 табиблык амбулаторияләре;
  • Казандагы 1 сәламәтлекне саклау объекты;
  • халыкка комплекслы хезмәт күрсәтелү буенча 22 блок-модульле пункт;
  • 309 ятим баланы торак урыннарны наймлау шартнамәләре буенча торак белән тәэмин итү планлаштырыла;
  • 132 гаиләгә торак шартларын яхшыртачаклар һәм аларны торак белән тәэмин итәчәкләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International