Дәүләт экспертизасын үткәрү өчен тапшырыла торган электрон документлар форматына таләпләр 2017 елның 12 маенда чыккан 783/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы белән билгеләнгән, ул гамәлгә 2017 елның 26 сентябреннан кергән.
Проект документлары бүлекләренең составына һәм аларның эчтәлегенә карата таләпләр, элеккеге кебек үк 2008 елның 16 февралендә чыккан 87 номерлы РФ Хөкүмәтенең Карары белән билгеләнгән. Смета бәясенә тикшерү үткәрү өчен документларны тапшыру 2009 елның 18 маенда чыккан 427 номерлы РФ Хөкүмәтенең Карары нигезендә гамәлгә ашырыла.
Тәкъдим ителгән барлык электрон документлар РФ законнары нигезендә кул кую вәкаләтләренә ия булган затлар тарафыннан көчәйтелгән квалификацияле электрон култамгадан файдаланып имзаланалар.
Шартнамәләре 2018 елның 1 июленнән төзелгән объектларның проект документлары һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре буенча бәяләмәләр федераль дәрәҗәдә, операторы булып Россиянең баш дәүләт экспертизасы булган бәяләмәләрнең бердәм дәүләт реестрында (ББДР) теркәлергә тиеш.
Бу турыда тулырак мәгълүматны 2018 елның 04/2018 (7) номерлы IV квартал «Татарстан Республикасының экспертиза буенча вестнигы» журналының 51 – 53 битләрендә укыгыз.