«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре «Төзелеш, тергезү, капиталь төзелеш объектларын капиталь ремонтлау буенча проект документларына һәм (яки) инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә дәүләт экспертизасын һәм смета бәясен билгеләүнең дөреслегенә тикшерү үткәрү өчен бирелә торган электрон документларлар форматына карата таләпләр раслануы турында» 2017 елның 12 маенда чыккан 783/пр номерлы Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы нигезендә проект документларына һәм (яки) инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә дәүләт экспертизасын үткәрү өчен, шулай ук төзелеш смета бәясен билгеләүнең дөреслегенә тикшерү үткәрү өчен бирелә торган электрон документлар форматына карата таләпләрне аңлату буенча махсус семинарларны үткәрүне дәвам итәләр.
Укулар 30 кешегә кадәр тәшкил иткән эшче төркемнәрдә үткәрелә. Бер оешмадан белем алу өчен исәпләнгән кеше саны чикләнмәгән.
(!) Укулар җомга көннәрендә көндезге сәгать 10.00 нан алып 12.00 гә кадәр алдан язылу системасы буенча үткәрелә.
Укуда катнашу түләүсез. Семинар буенча заявканы +7 (843) 253-75-49 телефон номеры яки info@proff-standart.ru электрон почтасы буенча җибәреп була.
2019 елга семинарлар расписаниесе: 25 гыйнвар; 1, 8, 15, 22 февраль; 1, 15, 22, 29 март; 5, 12, 19, 26 апрель; 17, 24, 31 май; 7, 14, 21, 28 июнь; 5, 12, 19, 26 июль; 2, 9, 16, 23 август; 6, 13, 20, 27 сентябрь; 4, 11, 18, 25 октябрь; 1, 8, 15, 22, 29 ноябрь; 6, 13, 20, 27 декабрь.
Укуларны үткәрү урыны: «ПрофСтандарт» белем бирү үзәге, Казан шәһәре, Шуртыгин урамы, 22 нче йорт.