«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе «Төзелештәге иминлек һәм төзелеш контролен гамәлгә ашыру» программасы буенча квалификацияне күтәрү курсларын оештыра.
Белем алу программасы капиталь төзелеш объектларының иминлегенә йогынты ясаучы эшләргә карата рөхсәт бирү мәнфәгатьләрендә квалификация күтәрүнең БС-15 типик укыту программасына һәм «Төзелеш контроле белгече» һөнәри стандарт таләпләренә туры килә.
Һәр 5 ел саен төзелеш контроле белгечләре өчен квалификация күтәрү мәҗбүри һәм бу белгечләрне Төзүчеләрнең милли реестрына кертү өчен кирәк.
Белем алу программасы кысаларында комплекслы рәвештә түбәндәге мәсьәләләр карала:
Белем алу формасы: көндезге-читтән торып.
Көндезге укуларны үткәрү датасы: 2019 елның 21 гыйнварыннан 25 гыйнварына кадәр.
Укулар азагында билгеләнгән үрнәктәге квалификацияне күтәрү турында таныклык бирелә (72 ак.с.).
Белем алу бәясе: бер тыңлаучыга 12 800 сум тәшкил итә (ӨБС салынмый).
Өстәмә мәгълүмат: +7 (843) 272-65-60, 253-75-49,8-960-043-43-44, info@proff-standart.ru.