ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Россия экспертлары, чит ил коллегалары белән бергә, төзелеш өлкәсендә халыкара стандартлар өстендә эшләүне дәвам итәләр. Фикер алышуны онлайн режимда «Асылмалы фасадны күп катлы биналар этелешенә сынау ысуллары» ISO PWI 24084 дигән документ үтте. Фасадның динамик йөкләнешләренә сынаулардан тыш, стандартта фасад конструкцияләренә статик йөкләнешләрне исәпкә алырга кирәк дигән карар кабул ителде.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертиза хезмәтенең җитәкчесе Тамара Василий кызы Сальникова «Төзелештә проектлар белән идарә итү ГОСТ Р 57363-2016. Проект белән идарә итүченең (техник заказ бирүченең) эшчәнлеге» темасына вебинар үткәрәчәк.


22
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Владимир улы Якушев 21 апрельдә РБК мәйданчыгында узган онлайн-конференция режимында, якын көннәрдә эшли башлаячак пандемия чорында төзелеш тармагына ярдәм итү чаралары турында сөйләде.

2020 елда Татарстан Республикасында– «Демография», «Торак һәм шәһәр мохите», «Экология», «Мәгариф», «Сәламәтлек саклау» һәм «Мәдәният» алты милли проект буенча 125 объектта төзелеш, реконструкция, капиталь ремонт һәм төзекләндерү эшләре башкарылачак. Әлеге проектларны финанслау күләме 13 млрд сумнан артык санны тәшкил итәчәк.


21
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Территорияләрне планлаштыру, архитектура-төзелеш проектлаштыру, линия-кабель элемтә корылмаларын төзү һәм реконструкцияләү буенча документларны әзерләгәндә артык таләпләрне бетерү максатыннан, РФ Хөкүмәте тарафыннан кайбер закон актларына үзгәрешләр кертелә.

2020 елның 27 апрелендә «2016 елның 15 апрелендә чыккан 248/пр номерлы Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы белән расланган капиталь төзелеш объектына  карата проект документларын эшләү өчен махсус техник шартлар эшләү һәм килештерү Тәртибенә үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 27 мартында чыккан 165/пр номерлы Россия төзелеш министрлыгының боерыгы гамәлгә керә.

«Элемтә челтәре» бүлегенең проект документларына экспертиза үткәрү үзенчәлекләре турында «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Әлмәт зонасы бүлеге башлыгы урынбасары Ришат Зыятдин улы Бәдретдинов сөйли.


20
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Конгресс 2020 елның 21-24 сентябрь көннәрендә Казанда үтәчәк. Чараның уникальлеге шунда ки, ул виртуаль режимда үтәчәк. Бу интеллектуаль транспорт системаларын үстерүгә һәм Россиядә, БДБ, Урта Көнчыгыш илләрендә, Европа һәм Азия илләрендә «акыллы киләчәк» булдыруга юнәлтелгән яңа, масштаблы чара. Мондый дәрәҗәдәге һәм әһәмияттәге тармак вакыйгасы Россия Федерациясе территориясендә беренче тапкыр үтәчәк.


17
апрель, 2020 ел
җомга

Татарстанда инде җиде ел шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә бәя кую һәм смета нормалаштыру тармагында һөнәр буенча иң яхшы белгеч конкурсы үткәрелә.

2020 елның 6 апрелендә «2020 елда рөхсәт итү эшчәнлегенә карата рөхсәтләрнең гамәлдә булу вакытын озайту һәм башка үзенчәлекләр турында» 2020 елның 3 апрелендә чыккан 440 номерлы РФ Хөкүмәтенең Карары гамәлгә керде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International