ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2021 ел
җомга

2021 елның 22 апрелендә ТР төзелеш министрлыгында Татарстан Республикасында төзелештә BIM-технологияләрне кертү буенча заказчылар өчен семинар үтте. Семинарны оештыручы – «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ.


22
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Казан шәһ,, Горький шоссесы ур., 100 адресы буенча  өстәмә белем бирү үзәге «Адымнар – белемнәргә һәм татулыкка юл» полилингваль белем бирү комплексы төзелеше объектының проект документларын карап үтте. Проект документлары техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проектлау биременә, инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә.

Мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын төзү һәм үзгәртеп кору буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ бәяләмәсе.


20
апрель, 2021 ел
сишәмбе

Дәүләт заказы объектларын проектлаганда мәгълүмати модельдән мәҗбүри файдалану турында 2021 елның 5 мартында чыккан 331 номерлы РФ Хөкүмәтенең карарын үтәү йөзеннән, РФ төзелеш министрлыгы BIM-технологияләр буенча кадрлар әзерләү белән шөгыльләнәчәк. Моның өчен 2021 елда федераль бюджеттан 9 млн сум акча бүленеп биреләчәк.

«Төзелеш тармагын цифрлаштыру – төзелештә мәгълүмати модельләштерү технологияләре. Мәгълүмати модельләштерү процессын оештыруда заказ бирүченең роле. BIM-проектлар, төзелеш процесслары һәм технологияләре белән идарә итү: проектлаштырудан алып экспертиза үткәрүгә кадәр».


19
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Автомобиль юллары төзелеше өлкәсендәге стандартлар расланды.


16
апрель, 2021 ел
җомга

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов һәм ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Данис Фәнил улы Вилданов «Дәүләт экспертизасы үзәге» СБП ДАУ делегациясе белән очрашу үткәрделәр. Очрашуда түбәндәге мәсьәләләр каралып үтте: экспертиза үткәрү тәҗрибәсе, экспертиза процессларын автоматлаштыру, бәя кую һәм смета нормалаштыру мәсьәләләре, шул исәптән ресурс ысулы белән сметалар төзү, «Дәүләт экспертизасы үзәге» СБП ДАУдә BIM-проектларга экспертиза үткәрү тәҗрибәсе һәм «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәгенең белем бирү буенча эшчәнлек тәҗрибәсе.


14
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ төзелештә бәя кую буенча сорауларына җавап бирә.


13
апрель, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның март нәтиҗәләре буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә урнашкан 27 мәгариф өлкәсендәге учреждениеләрне төзү, үзгәртеп кору һәм капиталь ремонтлау буенча проект һәм смета документларын карап үтте. Объектлар буенча нәтиҗәләр бирелде, шул исәптән Казан шәһ. һәм ТР муниципаль берәмлекләрендә.

РФ Хөкүмәте үзкөйләнешле оешмалар әгъзаларына кредитлар бирүнең аерым шартлары һәм мондый кредитлар буенча бирелгән акчалар куллануны тикшереп торуны гамәлгә ашыру тәртибе турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр кертте (2021 елның 20 мартында чыккан 423 номерлы РФ Хөкүмәтенең карары).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International