Хөрмәтле мөрәҗәгать итүчеләр! Сезгә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ 2021 елның 4 маеннан 7 маена кадәр гадәти режимда эшләячәге турында хәбәр итәбез.
Хөрмәтле мөрәҗәгать итүчеләр! «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ сайтының Шәхси кабинетында функционал яңартылу сәбәпле, 2021 елның 1 маеның 15.00 сәгатеннән алып 2021 елның 4 маеның 8.00 кадәр мәгълүматларны йөкләү мөмкин булмаячак.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУнең уңай бәяләмәсе – төзелешкә рөхсәт алу өчен нигез. Даими заказчылар бөтен Россия буенча төзелештә дәүләтнеке булмаган экспертизаны үткәрүгә карата «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУнең уникаль бонус программасын бәяләделәр инде. Кабат мөрәҗәгать иткәндә экспертиза бәясен 50% ка кадәр киметү мөмкин.
2021 елның 21 апрелендә чыккан 245/пр номерлы Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы нигезендә, 2021 елның 1 июленнән смета бәясен билгеләү буенча кайбер методик күрсәтмәләр кулланылырга тиеш түгел дип танылды.
2021 елның 9 апрелендә чыккан 567 номерлы РФ Хөкүмәтенең карары белән «Проект документларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә дәүләт экспертизасын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында» 2007 елның 5 мартында чыккан 145 номерлы һәм «Проект документларының бүлекләре составы һәм аларны карап тотуга карата таләпләр турында» 2008 елның 16 февралендә чыккан 87 номерлы РФ Хөкүмәте карарларына үзгәрешләр кертелде. Документ гамәлгә 2021 елның 22 апрелендә керде.
Яңа бердәм дәүләт мәгълүмат системасы гамәлдәге Автомобиль юлларының бердәм дәүләт реестрын (АЮБДР) алыштыруга китерәчәк. Бу Россия Федерациясе автомобиль юлларының 100% турында мәгълүматны үз вакытында тапшыруны һәм аларны актуаль хәлдә тотуны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, шулай ук юл эшчәнлегендә катнашучыларның нәтиҗәле хезмәттәшлегенә ярдәм итәчәк.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ уңай бәяләмәсе – төзелешкә рөхсәт алу өчен нигез. Даими заказчылар бөтен Россия буенча төзелештә дәүләтнеке булмаган экспертизаны үткәрүгә карата «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ уникаль бонус программасын бәяләделәр инде. Кабат мөрәҗәгать иткәндә экспертиза бәясен 50% ка кадәр киметү мөмкин.
Хөрмәтле сметчиклар! «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе һәм шәхсән үз исемемнән Сезне һөнәри бәйрәмегез – Сметчиклар көне белән котлыйм!
Сезгә ТР төзелеш министрлыгында үткән BIM-технологияләр буенча заказчылар өчен семинар язмасын тәкъдим итәбез.
ТР төзелештә BIM-технологияләрне гамәлгә кертү буенча заказчылар өчен семинардан материалларны урнаштырабыз.