Җитәкчегә хәбәр иткәнчә, объекттагы төзелеш эшләре вакытында бара, төзелеш барышын оештыру буенча барлык нормалар үтәлә. Август ахырына бина файдалануга тапшырылачак дип көтелә. Төзелеш һәм ремонт эшләре тәмамланганнан соң, бинада «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ офисы урнашачак.
Мәҗит Хаҗип улы Салиховны «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәкчесе урынбасары Рөстәм Равил уыл Мифтахетдинов һәм «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ эшләр белән идарә итүчесе Илмир Хәсәнҗан улы Галимҗанов озата йөрде.