1. Заказчының вируслы йогышлар таралуны булдырмау буенча чараларга чыгымнарны кертү кирәклеге турында хатын бирергә яисә әлеге чыгымнарны проектлауга карата бирем белән карап үтәргә кирәк;
2. 2008 елның 16 февралендә чыккан 87 номерлы РФ Хөкүмәтенең Карары нигезендә «Төзелешне оештыру проекты» проект документларының 6 бүлеге с) пукнтында вируслы йогышлар таралуны булдырмау буенча чаралар үткәрү кирәклеген күрсәтергә;
3. Эшчеләр санын һәм вируслы йогышлар таралуны булдырмау буенча чаралар исемлеген күрсәтеп чаралар исемлеге күрсәтелгән исәп-хисапны бирергә, ул Заказчы тарафыннан килештерелгән эшләрне башкару графигы һәм әлеге чараларны гамәлгә кертү чоры нигезендә исәпләнергә тиеш.
4. 13 п., 14 п. нигезләмәләре һәм № 421/пр Методиканың 1 нче кушымтасы (2020 елның 4 августында чыккан 421/пр номерлы Россия төзелеш министрлыгының боерыгы), 421/пр Методиканың 9 нчы кушымтасының 2.6 п. нигезендә Заказчы белән килештерелгән индивидуаль саклану чараларын (битлекләрне, ресираторларны, перчаткаларны), тире антисептикларын, дезинфекция чараларын, хезмәткәрләрнең температурасын контрольдә тоту өчен термометрларны сатып алуга карата исәп-хисап (конъюнктур анализ) бирергә.