«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ дәүләтнеке булмаган экспертиза: Казанда кече суднолар өчен пирс барлыкка киләчәк

2021 елның 17 июне, пәнҗешәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ бөтен Россия буенча кулай вакыт эчендә теләсә нинди катлаулы проектларга экспертиза үткәрә. Безнең заказчылар өчен төзелештә дәүләтнеке булмаган экспертизаны үткәрүгә карата уникаль бонус программасы бар – кабат мөрәҗәгать иткәндә экспертиза бәясен 50% ка кадәр киметү каралган.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Казан шәһ. аз сыешлы суднолар өчен пирс төзелеше проектының уңай бәяләмәсен алды. Инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә. Объектның проект документлары техник регламентларның таләпләренә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проектлау биременә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә.

Пирс Меховщиклар ур. янында Идел елгасының сул як яры чикләрендә урнашкан һәм 7 кече яхта һәм катерны швартлау һәм кую өчен билгеләнгән.

Пирсның озынлыгы – 70 метр, киңлеге – 5 метр. Эстакаданың настилы такталардан, корыч култыксалар каралган.

Хезмәт күрсәтүнең индивидуаль шартлары буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ техник хезмәт җитәкчесе Гүзәл Рифат кызы Ногманова белән +7 (843) 272-56-84 (өст. 230) телефоны аша, e-mail: Guzel.Nugumanova@tatar.ru буенча консультация алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International