«Суздаль-Арена» спорт комплексында «Төзелеш экспертизасы институтын үстерү» халыкара конференциясендә катнашучы илләрнең эксперт оешмаларының II Халыкара Спартакиадасы тәмамланды. Россия, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстаннан 250дән артык белгеч алты дисциплинада җиңү өчен көрәште.