Татарстан төзелеш тармагын цифрлаштыруда алда бара: ИСУП 300+ объектны колачлады һәм документлар әйләнеше вакытын икеләтә кыскартты

2025 елның 4 июле, җомга

Татарстан Республикасы дәүләт заказчылары өчен проектлар белән идарә итүнең мәгълүмати системасын (ИСУП) гамәлгә кертүнең уңышлы нәтиҗәләрен күрсәтә, Россия төзелеш тармагының цифрлы трансформациясендә алдынгы урыннарны били.

РФ Төзелеш Министрлыгының бердәм цифрлы вертикаленә интеграцияләнгән Система капиталь төзелеш объектларын гамәлгә ашыруның барлык этапларында да үтә күренмәлелекне, тизлекне һәм контрольне тәэмин итә.

ИСУП кертүнең төп казанышлары

Объектларны колачлау масштабы:

ИСУП платформасында бүген 328 ОКС алып барыла, шул исәптән «ТР ГИСУ» ДКУ, «ТР Баш төзелеше» ДБУ 212 объект, «ТР ГУИС» ДКУ һәм «СЭТИК» ДБУ 116 объект. Мәгълүматлар 2025 елның июленә актуаль.

ИСУПНЫ мәгълүмат системалары (ЕПЭ, ГИСОГД) белән интеграцияләү һәм документ әйләнешенең 80% машина укыла торган форматларга (XML) күчерү rилештерү вакытын 2 тапкырга кыскартырга мөмкинлек бирде.

Заказчылар, проектлаучылар һәм экспертларның үзара хезмәттәшлеген автоматлаштыру өчен ИСУПны бердәм цифрлы экспертиза платформасы (ЕЦПЭ) белән синхронлаштыру буенча пилот проекты.

Уңышлы кейс:

Саба үзәк район хастаханәсендә кан тамырлары үзәге төзү. Бу объектта ИСУПны кертү мөһим нәтиҗәләр китерде:

• 335 акт һәм 64 башкару схемасы системага кертелгән, бу документларны югалтуны булдырмады;

• Документларны эшкәртү сроклары 2 мәртәбә кыскартылды;

• Эшләрнең сыйфатын контрольдә тоту проектта катнашучыларның барысы өчен дә белешмәләрнең үтә күренмәлелеге хисабына көчәйтелгән.

ИСУП үсешендә ТР Дәүләт экспертизасының роле

ТР Дәүләт экспертизасының дәүләт заказчылары ТР ГИСУ ДКУ, «ТР ГУИС» ДКУ һәм ИСУП кысаларындагы подряд оешмалары белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге Татарстанның система нәтиҗәлелеге буенча регионнар рейтингында 1 нче урынны алып тора, ул 2024 елда 22 нче позициядән күтәрелде. Казанышлар:

• 100+ кулланучыны (муниципалитетлар, заказчылар) укыту;

• EXON системасы аша документлар белән электрон алмашуны кертү;

• Катнашучылар өчен адымлы инструкцияләр һәм FAQ эшләү.

«Без ИСУПны гамәлгә кертү инде сизелерлек нәтиҗә биргәнен күрәбез: процесслар үтә күренмәлерәк, проектларда катнашучылар арасындагы хезмәттәшлек — тизрәк, ә сыйфат һәм срокларны контрольдә тоту — нәтиҗәлерәк. Әмма эш туктамый. Без системаны колачлауны киңәйтүне, белгечләрне өйрәтүне һәм цифрлы процессларны оптимальләштерүне дәвам итәбез, төбәкнең төзелеш тармагын технологик һәм идарә ителешлерәк итү өчен. ИСУПны төзелешнең цифрлы вертикаленең башка төп системалары белән интеграцияләүне үстерүгә аерым игътибар бирәбез, бердәм цифрлы экспертиза платформасын да кертеп (ЕПЭ). Пилот проекты кысаларында без заказчылар, проектлаучылар һәм эксперт оешмалары арасында җөйсез документ әйләнеше механизмнарын сыныйбыз, проект документациясен килештерүне тагын да тизләтү һәм аның сыйфатын күтәрү өчен», - дип билгеләде ТР Дәүләт экспертизасының мәгълүмати технологияләр идарәсе башлыгы урынбасары Рәмис Алимов.

Перспективалар:

• 2025 елда проект документациясен рутиналы тикшерүне автоматлаштыру өчен яи кертү планлаштырыла, бу экспертларга йөкләнешне киметәчәк.

• ТРның барлык 43 муниципалитетын ИСУПка тоташтыру һәм Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең мәгълүмат системасы белән синхронлаштыру.

• Тулы тормыш циклын, эксплуатацияне дә кертеп, колачлый торган ОКС цифрлы игезәкләрен эшләү буенча пилот проектлар.

Татарстан төзелешне цифрлаштыруда лидерлар арасында позициясен саклап кала: ИСУП объектлар белән идарә итү өчен төп коралга әйләнде, ә ТР Дәүләт экспертизасы инновацияләрне актив кертә. Киләчәктә тәҗрибәне башка регионнарга киңәйтү һәм мәгълүматлар нигезендә «акыллы» төзелеш практикаларын үстерү карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International