ТР Дәүләт экспертизасының Экспертиза идарәсе башлыгы Энже Мусаева тапшыруның алып баручысы Альбина Полищук белән әңгәмәдә су белән тәэмин итү системасының ничек төзелгәнлеге, краннан суны нигә эчәргә ярамаганлыгын, ни өчен су кайвакыт төсен яки исен үзгәртүе һәм аны чистарту өчен нинди заманча технологияләр кулланылуы турында сөйләде.
Тапшыру кунагы ТР Дәүләт экспертизасының суүткәргечләр һәм чистарту станцияләре проектларын тикшерүдәге роле турында да бәян итте, шулай ук санитария нормаларына туры килмәү сәбәпле проектны кире кагу очраклары белән дә уртаклашты.
Ни өчен әле дә кайбер йортларда тутыклы су ага? Гади кеше бу очракта нәрсә эшли ала? Яңа технологияләр суны чистартуга карашны ничек үзгәртә?
Җаваплар - тапшыруда!