Татарстанда 2020 елдан гамәлгә ашырыла торган «Безнең ишегалды» программасы республика халкы өчен уңайлы һәм имин ишегалды мохите булдыруны максат итеп куя. Барлык үзгәртеп корулар да гражданнарның фикерен һәм теләкләрен исәпкә алып башкарыла. Программа кысаларында мондый эшләр башкарыла:
• Юлларны һәм тротуарларны ремонтлау;
• Тышкы яктыртуның яңа терәкләрен ремонтлау яисә урнаштыру;
• Балалар һәм спорт мәйданчыкларын кору буенча төзелеш-монтаж эшләре;
• Эскәмияләр, урналар урнаштыру;
• Каты коммуналь калдыклар (ККК) өчен мәйданчыклар төзекләндерү.
2025 ел актив эшнең чираттагы этабы булды. Дәүләт заказчысы – ГКУ «ТР Главтатдортранс» белән тыгыз хезмәттәшлектә ТР Дәүләт экспертизасы графигын үтәү өчен проект документациясен тапшыру һәм карау процессын планлы рәвештә оештыра.
2025 елның 30 июнендәге хәл буенча:
Экспертизага Татарстан Республикасының 7 муниципаль районында төзекләндерү объектлары тәкъдим ителгән.
Экспертиза узучы ишегалларының гомуми саны 150 гә якын.
2 муниципаль район (Лениногорск һәм Чистай) буенча экспертиза инде уңышлы төгәлләнгән-33 ишегалдын төзекләндерү проектларына уңай бәяләмә бирелгән.
ТР Дәүләт экспертизасы «Безнең ишегалды» программасы кысаларында проектларны вакытында һәм сыйфатлы тикшерүне тәэмин итү буенча үз эшен дәвам итә. Бу Татарстан халкы өчен заманча һәм уңайлы шәһәр мохите булдыруга мөһим өлеш кертә.