Россия Дәүләт экспертизасы тарафыннан РФ Төзелеш министрлыгы ярдәмендә оештырылган Спартакиада спорт ярышларын һәм эшлекле аралашуны уңышлы берләштерде, Евразия киңлеге экспертлары арасында һөнәри элемтәләрне ныгытты.
Барлык ярышлар йомгаклары буенча:
1 урын Беларусь Республикасы
2 урын Россия Федерациясе
3 урын Казахстан Республикасы
Спорттан тыш, программа «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты һәм проектлар белән идарә итүдә инжинирингның роле кебек тармакның актуаль мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр һәм фикер алышуны үз эченә алды.
Ачылу тантанасында РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Сергей Музыченко, Владимир өлкәсе губернаторы Александр Авдеев һәм Россия Главгосэкспертизасы җитәкчесе Игорь Манылов катнашты.
Россия җыелма командасына федераль Главгосэкспертиза һәм төбәк ведомстволары хезмәткәрләре керде. ТР Дәүләт экспертизасы исеменнән:
Иван Новаш – эшләр белән идарә итүче,
Илшат Миргасимов – директор ярдәмчесе катнаштылар.
ТР Дәүләт экспертизасы директоры Рафар Шакиров вакыйганың әһәмиятен ассызыклады:
«Спартакиада - ул ярышлар гына түгел, ә эксперт берләшмәсенең бердәмлеге символы. Биредә күрсәтелгән спорт дәрте һәм команда рухы безнең профессиональ синергиягә турыдан-туры йогынты ясый. Мондый формаль булмаган шартларда туган карарлар еш кына алга киткән тармак инициативалары өчен нигез булып тора. Без бигрәк тә Илшат Миргасыймов һәм Иван Новашның шәхси казанышлары белән горурланабыз».
«Төзелеш экспертизасы институтын үстерү» VIII Халыкара конференциясе резолюциясен үтәү кысаларында уздырылган чара үзенең төп бурычын үтәде – экспертлар арасында диалог һәм хезмәттәшлекне ныгыту өчен уникаль пространство булдырды.