Министр 2024 елның җәендә дәүләт экспертизасы директоры Рафар Шакиров ярдәме белән төзелгән Совет эшчәнлеге белән танышты. Бүген оешмада 160 хезмәткәрдән 55е - яшь белгечләр. Министр елмаеп: «Әлегә сез сан буенча әзрәк», - дип шаяртты. Әмма без дә җавапсыз калмадык, моның өстендә эшлибез, дип җавап кайтардык.
ТР Дәүләт экспертизасы директоры Рафар Шакиров диалогны хуплап: «Яшьләр - стратегик ресурс ул. Безнең бурыч - аларның һөнәри һәм шәхси үсеше өчен барлык шартларны тудыру».
Яшьләр советы - идеяләр территориясе
Совет рәисе Лилия Җиһаншина спорт һәм агарту чараларында катнашудан алып социаль проектларны гамәлгә ашыруга һәм студентлар белән багланышларга кадәр эшнең төп юнәлешләре турында сөйләде. Дәүләт экспертизасы яшьләре шәһәр марафоннарында, форумнарда, хакатоннарда, хәйрия акцияләрендә һәм конкурсларда, шул исәптән «Киләчәк экспертизасы» халыкара проектында актив катнаша.
«Сез - катнашучылар гына түгел, сез - үрнәк»
Ринат Садыйков совет эшчәнлеген югары бәяләде, «Татнефть» һәм «СИБУР» кебек эре компанияләр белән беррәттән мондый актив яшьләр структурасының булуы оешманың дәрәҗәсен күтәрә, дип билгеләп үтте. Министр республика һәм федераль конкурсларда катнашуның мөһимлеген ассызыклады, Дәүләт экспертизасы командасын «Безнең заман – Наше время» кебек проектларда һәм грант инициативаларында катнашырга чакырды.
Ул мөмкинлекләр турында да сөйләде: социаль ипотека, яшьләр өчен инфраструктура, үсешкә һәм торакка грантлар. Министр шулай ук совет әгъзаларының актуаль сорауларына җавап бирде.