Гамәлгә 2019 елның 7 июненнән кергән 2019 елның 27 маенда чыккан 671 номерлы РФ Хөкүмәтенең карары белән РФ төзелеш һәм ТКХ министрлыгы турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр кертелде.
2019 елның 14 июненнән «Төзелеш проекты әзерлеге турында гариза формасын раслау турында» 2019 елның 24 маенда чыккан 300/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы гамәлгә керде.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе 2019 елның 27-28 июнь көннәрендә «Проект документларына экспертиза» квалификация күтәрү курсларын оештырды. Лектор булып экспертиза хезмәте җитәкчесе Тамара Василий кызы Сальникова чыгыш ясады.
Хөрмәтле хезмәттәшләр! «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Архитекторлар көне белән котлыйм!
2019 елның 26 июнендә РФ Президенты Владимир Владимир улы Путин рәислегендә сыйфатлы һәм куркынычсыз автомобиль юллар челтәрен булдыру мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Дәүләт советы утырышы үтте.
Россиянең төзелеш министрлыгы 2019 елның II кварталына төзелеш смета бәясенең фаразланган үзгәреш индексларын, шул исәптән төзелеш-монтаж эшләре смета бәясенең фаразланган үзгәреш индекслары, сафка кертелә торган эшләр смета бәясенең фаразланган үзгәреш индекслары күләмен раслады һәм тулыландырды.
«Идарә» дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы турында» 2009 елның 25 декабрендә чыккан 1088 номерлы РФ Хөкүмәте карарына үзгәрешләр кертелде.
Хөрмәтле мөрәҗәгать итүчеләр! Бүген, 2019 елның 26 июнендә, 12.00 дән 13.00 гә кадәр программа белән эшләгән вакытта максималь уңайлыклар тәэмин итү максаты һәм мәгълүмати куркынычсызлык таләпләре үтәлешенең зарурлыгы белән «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе сайтының Шәхси кабинетында техник эшләр үткәреләчәк, шуңа бәйле рәвештә программа эшендә өзеклекләр килеп чыгарга мөмкин.
2019 елның 17 июненнән «Автомобиль юлларын, ясалма юл корылмаларын төзү (реконструкцияләү), капиталь ремонтлау, ремонтлау эшләрен башкаруга карата контрактларның типлаштырылган шартларын һәм типлаштырылган контракт шартларының мәгълүмати картасын раслау турында» 2019 елның 5 февралендә чыккан 37 номерлы РФ транспорт министрлыгының боерыгы гамәлгә керде.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе 2019 елның 27-28 июнендә «Проект документларына экспертиза» дигән квалификация күтәрү курсларын оештыра.