РФ Президенты 2024 елга кадәр автомобиль юлларын үстерү перспективаларын һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгын билгеләде

2019 елның 28 июне, җомга

2019 елның 26 июнендә РФ Президенты Владимир Владимир улы Путин рәислегендә сыйфатлы һәм куркынычсыз автомобиль юллар челтәрен булдыру мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Дәүләт советы утырышы үтте.

Утырышның төп тематикасы юл төзелеше нәтиҗәлелеген, юлларны ремонтлау һәм карап тоту сыйфатын күтәрүгә, юл хәрәкәтен оештыруны яхшыртуга, «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллар» милли проекты кысаларында эшләрне башкаруга һәм финанс ресурсларын бүлүгә карата килешүләр төзүгә юнәлдерелгән чараларга кагылышлы иде.

Чарада проект документларына дәүләт экспертизасын үтү кирәклеге турында федераль дәрәҗәдә техник яктан катлаулы, куркыныч һәм уникаль объектлар өчен генә, калган очраклар өчен – төзүче сайлау буенча, шулай ук экспертизаның уңай бәяләмәсен алган проект документларын дәүләт экспертизасын кабат үтмичә этапларга бүлү мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

Шулай ук яңа технологияләр кертүне исәпкә алып, яңартылган федераль смета-норматив базаны чыгаруны кыска вакыт эчендә тәэмин итү, бәяләр мониторингының региональ үзәкләрен булдыру, бәя куюның федераль дәүләт мәгълүмат системасын тулыландыруны һәм анда булган мәгълүматларны төзелеш ресурслары бәясе буенча этаплап бастыруны тәэмин итү актуальлеге билгеләп үтелде. Дәүләт системасында булмаган төзелеш ресурслары өчен конъюнктура анализы кагыйдәләрен, әлеге мониторинг үзәкләрен исәпкә алып, автомобиль юллары һәм ясалма корылмалар өчен чыгымнар төрләре буенча яңадан исәпләү индексларын квартал саен раслау кирәклеге. Параллель рәвештә актуальләштерү һәм гамәлдәге смета нормативларын яңарту буенча эш алып бару.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International