«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе 2019 елның 27-28 июнь көннәрендә «Проект документларына экспертиза» квалификация күтәрү курсларын оештырды. Лектор булып экспертиза хезмәте җитәкчесе Тамара Василий кызы Сальникова чыгыш ясады. Программада катнашучыларның фикерләре белән рәхәтләнеп уртаклашабыз:
«Семинар югары дәрәҗәдә үтте. Мәгълүмат зур күләмдә, белемле, һәркем өчен аңлаешлы тел белән җиткерелде. Мондый семинарлар оештырган өчен зур рәхмәт. Тамара Василий кызы Сальникова – үз эшенең бик белемле профессионалы»
Т.Н. Сәлимгәрәева – «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» ҖЧҖ әйдәп баручы инженеры
«Семинар бик ошады. Дәүләтнеке булмаган экспертиза темасы бик кызыксындырды. Әлеге курслар ярдәмендә кирәкле мәгълүматны алдым. Шулай ук экологик экспертиза үтүгә, катлаулы объект составына кагылышлы файдалы мәгълүмат алдым. Чараны оештыру яхшы дәрәҗәдә»
С.Е. Кыргызанова – В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ проектлау хезмәте проектларын алып бару төркеменең 1 категорияле инженеры
«Семинар бик кызыклы үтте. Кирәкле барлык темалар да ачылды, Шәһәр төзелеше кодексындагы һәм РФ Карарларындагы барлык үзгәрешләр өйрәнелде. Бу семинарда мөһим циклларны өйрәнә алдык, катлаулы мәсьәләләрне хәл итүдә юнәлешләр бирелде. Тамара Василий кызы Сальникова – бик акыллы һәм кызыклы әңгәмәдәш. Без аны бик хөрмәт итәбез һәм яратабыз!!! ШКдагы барлык буталчык ситуацияләр хәл ителде, кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар алынды»
И.А. Гришина – «Главинвестстрой РТ» ГКУ смета документларын анализлау бүлегенең башлыгы, Э.Г. Хәлиуллина – «Главинвестстрой РТ» ГКУ проект-тикшеренү эшләрен алып бару бүлегенең баш белгече
«Беренче тапкыр «Проект документларына экспертиза» буенча укуларны үттем. Белем алу һәркем өчен ачык һәм аңлаешлы булды. Укулар барышында соңгы үзгәрешләр белән кертелгән РФ Шәһәр төзелеше кодексы нечкәлекләре турында фикер алыштык, моны эш эшчәнлеге процессында кулланырга мөмкин, чөнки кодексның кайбер маддәләрен, пунктларын мөстәкыйль үзләштерү һәм аңлау кыенрак. Безне кызыксындырган сорауларга җаваплар алдык. Гомумән алганда, белем алу процессы һәм аны оештыру бик ошады»
А.М. Кәримова – В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ проектлау хезмәте проектларын алып бару төркеменең 1 категорияле инженеры
Киләсе курслар 2019 елның 3-4 октябрендә үтәчәк.
Өстәмә мәгълүмат: + 7 (843) 253-75-49, 272-80-83, 272-65-60.