«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе 2019 елның 27-28 июнендә «Проект документларына экспертиза» дигән квалификация күтәрү курсларын оештыра.
Максатчан аудитория: проект һәм төзелеш оешмалары, сынау үзәкләре һәм лабораторияләре, экспертиза һәм төзелеш күзәтчелеге органнары җитәкчеләре һәм белгечләре, төзелеш материаллары белән тәэмин итүчеләр, юридик бүлекләр белгечләре.
Курслар лекторлары: «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре.
Ике көнлек белем алу бәясе: бер тыңлаучыга 6 800 сум тәшкил итә (ӨБС салынмый). Бу бәягә керә: сәламләү кофе-брейкы, тарату материаллары комплекты.
Укулар тәмамлангач, 72 ак.с. билгеләнгән үрнәктәге квалификацияне күтәрү турында таныклык бирелә.
(!) Курслар тематикасы һәм белем алу өчен заявкалар 2019 елның 25 июненә кадәр кабул ителә.
Өстәмә мәгълүмат: + 7 (843) 253-75-49, 272-80-83, 272-65-60.