Төзелеш проектының әзерлеге турында гариза формасы расланды

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

2019 елның 14 июненнән «Төзелеш проекты әзерлеге турында гариза формасын раслау турында» 2019 елның 24 маенда чыккан 300/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы гамәлгә керде.

Төзелеш проектының аерым әзерлек дәрәҗәсенә ирешү – төзелештә өлешләп катнашу шартнамәләре буенча «Күпфатирлы йортларны һәм башка күчемсез милек объектларын өлешләп төзүдә катнашу һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2004 елның 30 декабрендә чыккан 214-ФЗ номерлы Федераль законның 15.4 статьясында каралган эскроу счетларыннан файдаланмыйча гына акча җәлеп итәргә мөмкинлек бирүче шартларның берсе булып тора.

Төзелеш проектының әзерлеге турындагы гаризада күрсәтелә:

  • төзүче турында мәгълүмат (исеме, ОГРН, ИНН һ.б.);
  • төзүче өлешләп төзүдә катнашучыларның акчаларын эскроу счетларыннан файдаланмыйча җәлеп итү хокукын раслый торган ведомствоара комиссия карары турында мәгълүмат;
  • төзелеш проекты турында мәгълүмат;
  • төзелеш проектының әзерлек дәрәҗәсе;
  • төзелеш этаплары турында мәгълүмат;
  • төзелеш объектларының әзерлек дәрәҗәсен раслау турында мәгълүмат;
  • төзелеш проектындагы барлык биналарның һәм машина урыннарының гомуми мәйданы, аларга карата төзелештә өлешләп катнашу шартнамәләре төзелергә мөмкин;
  • өлешләп төзүдә катнашучыларга карата төзелештә өлешләп катнашу шартнамәләре төзелергә мөмкин булган биналарның гомуми мәйданы 10% тан да ким булмаган өлешен гамәлгә ашыруны раслый торган мәгълүмат.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International